Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сугыш ветераннары уртача 32 мең сум пенсия ала
Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикада бер тапкыр бирелә торган юбилей түләүләре 31 803 сугыш ветеранына тапшырылды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда сугышта катнашучыларның уртача пенсиясе 32 мең сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсия билгеләү һәм яңадан санау бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.
«Пенсия белән тәэмин итүдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга билгеле бер преференцияләр бар. Бу — картлык һәм инвалидлык буенча ике пенсия алу хокукы. Республикада яшәүче сугышта ветераннары уртача 32 мең сумнан артык пенсия ала», — дип хәбәр итте ул.
Светлана Гайдук сүзләренчә, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан РФ Президенты указы нигезендә Татарстаннан 31 803 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды, аларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре бер тапкыр түләнә торган акчаны алган.
Бер вакытлы түләүләрне алучыларның категориясенә карап, 75 мең һәм 50 мең сум түләнгән. Шулай итеп, Татарстанда яшәүче сугыш ветераннары барлыгы 1,8 млрд сумлык түләүләр алды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз