news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сугыш чоры фотоларын электрон рәвештә туплаячаклар

Гаилә архивында сакланган ике мең тирәсе фотосурәт Россия дәүләт кинофотодокументлар бүлегенә инде тапшырылган.

(Казан, 14 апрель,  “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда сугыш чоры фотоларын электрон рәвештә туплаячаклар.  Әлеге акция “Ак барс” банкы рәисенең беренче урынбасары Марат Шәһитов инициативасы белән үткәрелә. Аның фикерен Татарстанның  ветераннар төбәгара иҗтимагый оешмасы президиумы күтәреп ала.

"Әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләренең башы булып тора, – диде Ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Бөек Җиңү көненә санаулы көннәр калып бара. Бу һәр россияле өчен изге көн. Еллар узган саен, без сугышның трагедиясен ачыграк аңлыйбыз. Шулай ук һәр ел саен зур җаваплылык та тоела. Булган хәтерне сакларга кирәк.  Безнең максат: һәр гаиләдә сакланган тарихны барлау".

"Минем әти сугышны буеннан-буена кичкән кеше. Мин аның хәрби форма киеп төшкән фотосурәтен дә хәтерлим. Ни кызганыч, хәзер шул фотоны таба алмыйбыз. Без 8 бала. Шул хатирәне югалткан өчен  без һәрберебез гаепле. Сугыш фотохроникасын барлауда төп көч мәктәпләргә төшә.  Укучылар ярдәме белән зур эшләр эшләнде. Мәктәп укучылары тарафыннан җыелган ике меңгә якын фотосурәт Россия дәүләт кинофотодокументлар архивына тапшырылды", - ди  Хәбир Иштирәков.

Һәр теләгән кеше   www.fotohroniki.ru сылтамасы буенча кереп, сугыш рухы фотосурәтләрен карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100