news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды

"Ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелде", - диде кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды
Султан Исхаков
(Казан, 29 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелгән.  27 кешене коткарып кала алганнар. Узган ел да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта исерек килеш суга егылып төшү, ә ике очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамланган. 
 
"Ел саен бату очракларының күпчелеге су коену сезонына туры килә. Узган елгы су коену сезонында 80 кеше батып үлде. Шул исәптән, 5 бала. Төп сәбәп - тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан артык очракта исә - исерек килеш коену", - диде Юрий  Венедиктов. 
 
Соңгы биш ел статистикасын карасак, 2013 елда 185 кеше, узган ел исә 97 кеше батып үлгән. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100