Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда суга батып үлүчеләр саны кимегән
“Батып үлүнең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда су коену", - диде Юрий Венедиктов.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның җиде аенда Татарстан сулыкларында 31 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 27 кешегә кимегән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.
“Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан бүгенге көнгәчә, Татарстан сулыкларында 42 һәлакәт очрагы килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 31 кеше үлгән. Шуның 4се балалар. 33 кеше, шул исәптән ике бала коткарылган”, - диде Венедиктов.
Инспектор сүзләренчә, бу – узган елгы санның яртысын тәшкил итә.
“Батып үлүнең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда су коену. Мондый шартларда су керергә яратучы 16 кешенең гомере фаҗигале өзелгән. Бу – сулыкларда үлгән барлык кешенең яртысы дигән сүз”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз