news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда судно йөреше компаниясе төзиячәкләр

Компания экскурсия һәм ял итү маршрутлары буенча эшләүче “Чайка” проекты буенча төзелгән судно кулланачак.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Республикада “Татарстанда эшләнгән” бренды нигезендә проектлаштырылган һәм төзелгән судноларны файдаланачак судно йөреше компаниясе төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Зөя утрау шәһәрчегенә экскурсияләр һәм Казансуда ял итү маршрутлары буенча эшләүче “Чайка”суднолары проектын куллану күздә тотыла. Шулай ук бәйрәм чаралары уздыру хезмәтләрен дә күрсәтәчәк. Проектны киләсе елның өченче кварталында тормышка ашыру каралган.

“Чайка” проекты буенча төзелгән судно 250 пассажир сыйдырышлы теплоход рәвешендә. Анда пассажир салонына кондиционерлар системасы куелачак, аудио-визуаль җиһаз урнаштырылачак, Wi-Fi була. Судно проекты банкетлар уздыру өчен 200 урынга ресторан булдыруны күздә тота”, - диелгән министрлык хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100