Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана
Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана. Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде. Татарстан урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге көчле булу сәбәпле, ату вакытын үзгәртергә туры килгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков хәбәр итте.
Ф.Батков сүзләренчә, 1 сентябрьгә кадәр киек кошларны ата башлаган аучыларның эше браконьерлык буларак каралачак. Моңа бәйле рәвештә урманнардагы хәлне һавадан күзәтеп торачаклар. Республиканың муниципаль берәмлек вәкилләре белән бергә Идарә хезмәткәрләре дә урында булачак.
Бүгенге көндә ТРда якынча 5 мең аучылык белән шөгыльләнүче исәпләнелә, аларга киек кошларны ату вакыты турында хәбәр ителгән.
Көндезге вакытта үрдәк һәм казларны ату күләменә килгәндә, алар шул килеш калды, дип хәбәр итте Ф.Батков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз