news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суда йөзүче киек кошларга ау сезоны 12 апрельдә башлана

Быел суда йөзүче киек кошларга ау сезоны гадәттәге сроклардан бер атнага иртәрәк – 12 апрельдә башлана. Бу яз иртә килү һәм агымдагы климат сезонының үзенчәлекләре белән бәйле.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов аучы гаризасын бирү тәртибе турында сөйләде.

Аучыларга уңайлы булсын өчен гаризалар Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда кабул ителә. Аучылык кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан 4000 сумга кадәр административ штраф каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot