Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда суд утырышларын яздырып бару өчен аудиопротокол җиһазлары куелачак
Аудиопротокол 2019 елның 1 сентябреннән мәҗбүри булачак.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда җәмәгать судьялары участокларын суд утырышларыннан аудиопротокол ясау өчен җиһазлау эше үткәрелә. Бу хакта бүген ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Рөстәм Заһидуллин әйтте.
Аның сүзләренчә, аудиопротокол 2019 елның 1 сентябреннән мәҗбүри булачак. Рөстәм Заһидуллин министрлык алдында 1 сентябрьгә кадәр барлык 188 суд участогын кирәкле җиһаз белән тәэмин итү һәм җаваплы хезмәткәрләрне укыту бурычы торганын әйтте.
“Министрлык анализ үткәрде һәм аудиопротокол өчен иң кулай җиһаз сайланды. Соңгы айларда бу җиһаз Казанның Вахитов районындагы суд участогында сыналды. Хәзерге вакытта без аудиофайлларны саклау һәм туплау өчен “Мировые судьи” программа комплексын эшләп бетерү буенча сөйләшүләр алып барабыз”, - дип белдерде министр.
- Аудиопротокол - суд утырышларында әйтелгән һәр чыгышны, сүзне махсус җайланма ярдәмендә яздыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз