news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда суд участокларына 60 җәмәгать судьясы җитми

Хәзерге вакытта республикада 190 җәмәгать судьясы участогы исәпләнә, 182 судья эшли. Суд участокларын кадрлар белән тулысынча тәэмин итү өчен 60 хезмәткәр җитми. 

Татарстанның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев бу хакта ТР Дәүләт Советының 37 нче утырышында сөйләде.

Аның сүзләренчә, җәмәгать юстициясендә киеренке сорауларның берсе - артык эш йөкләнеше. Җәмәгать судьялары өлешенә 32 процент җинаять, 82 процент гражданлык, 80 процент административ һәм 48 процент административ хокук бозулар турында эш керә.

"Узган елда һәм 2022 елның 9 аенда гомуми юрисдикция судларында 2 млн нан артык эш һәм материал каралган, шуның 59 процентын җәмәгать судьялары тикшергән. Бер участокка уртача эш йөкләнеше аена 359 эш тәшкил итә", - диде Илгиз Гыйләҗев.

Эш күләме тигез дә бүленми. Югары суд рәисе әйтүенчә, быел беренче яртыеллыкта Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аена 282 эш караган булса, Киров районында ул 552 эш туры килгән. Иң күп эш Киров районындагы 1 нче суд участогына йөкләнгән булган һәм аена 784 эш булган. 

"Югары суд мөмкин булган җирдә участоклар арасында эш йөкләнешен тигез бүлү буенча актив чараларын күрә", - дип әйтте Илгиз Гыйләҗев.

Быел 9 айда 204 кеше эштән киткән, бу дәүләт хезмәткәрләренең гомуми саныннан 30 процент тәшкил итә. Эштән китүчеләрнең иң зур саны Казанның Совет районында - барлыгы 76 кеше. Казанның Мәскәү, Вахитов районнары судларында, Яр Чаллы судларында да эштән китүчеләр күп. Илгиз Гыйләҗев әйтүенчә, бу вазгыять бигрәк тә түбән хезмәт хакы һәм зур эш күләме белән бәйле.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100