Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда суд приставлары, юл-патруль хезмәте инспекторлары бурычлыларны "ауларга" чыкты
1-30 октябрьдә Татарстанда административ штрафлар буенча бурычларны түләтү айлыгы үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда 1-30 октябрьдә суд приставлары һәм юл-патруль хезмәте инспекторларының административ штраф буенча бурычларны түләтү буенча уртак айлыклары үткәрелә. Руль артына исерек килеш утыручыларга, шулай ук медицина тикшеренүе узарга баш тартучыларга зур игътибар бирелә, аларга 30 мең сум штраф салынган.
Бурычларны түләтүнең иң үтемле ысулы - суд приставлары һәм юл-патруль хезмәте инспекторларының бергә эшләве. Суд приставы федераль хезмәтендә эшләүчеләр "Юл патруле" махсус камерасын куллана, алар машиналар агымында бурычлыларның автомобильләрен ачыклый. Мәгълүмат инспекторга тапшырыла һәм ул транспорт чарасын туктата. Камералар полиция хезмәткәрләреннән 200-300 метр ераклыкта тора.

"Әгәр машина йөртүче суд приставлары хезмәте мәгълүматлары базасына эләксә, теләсә нинди штраф өчен туктатырга мөмкиннәр. Бигрәк тә 10 мең сум һәм аннан да күбрәк штрафлары булганнарга борчылыр өчен җирлек бар. Андый хокук бозучыларга башка административ чаралар кулланылырга мөмкин.

Хокук бозучы бурычларын урында ук түли ала - суд приставларының акчалата һәм пластик картадан түләтү өчен махсус терминалы бар.
Суд приставлары мәгълүматлары буенча агымдагы елның 9 аенда Татарстанда руль артына исерек килеш утырган өчен 109 млн сум чамасы бурыч түләтелгән. Әмма бурычлылар кимеми.

Приставлар юлларда туктатудан тыш бурычлыларның өйләренә дә барачак. Әмма иң нәтиҗәле ысул -исәп-хисап счетыннан акча тотып калу. Шулай ук 30 мең бурычлыга чит илләргә чыгу чикләнергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз