news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суд приставлары федераль хезмәте Ачык ишекләр көне уздыра

Татарстанлыларга суд приставлары хезмәтенә бәйле мәсьәләләр белән килү мөмкинлеге бирелә

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә караган һәр район бүлекләрендә 5 май сәгать иртәнге 9дан көндезге 1гә кадәр Ачык ишекләр көне уздырыла.

Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта шулай дип игълан итте. Аның сүзләренчә, шул рәвешле, татарстанлыларга башкарма производствода үзләренә карата карар-мазар чыгарылмаганмы, бурычы бармы-юкмы икәне турында белешмә алу, суд приставлары хезмәтенә бәйле мәсьәләләр белән килү мөмкинлеге бирелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot