news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суд идарәче компаниягә түбәдәге бозны чистартмаган өчен штраф билгеләде

Әлмәттә җәмәгать судьясы «ЖЭУ-7» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 100 мең сум штраф салды. Җәзаның сәбәбе — Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең Лермонтов урамындагы 47 номерлы йорт түбәсен боздан чистарту турындагы күрсәтмәсен үтәмәү.

18 февральдә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, инспекторлар торак йорт түбәсендә боз барлыгын ачыклаган. Идарәче компаниягә бозны 3 мартка кадәр чистартырга кушканнар. Әмма идарәче компания таләпләрне үтәмәгән.

ЖЭУ-7 директоры, бозны чистарту файдасыз булыр иде, чөнки кояшлы һава торышы кабат боз барлыкка килүгә китерер иде, дип акланмакчы булган.

Суд идарәче компаниягә 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт торак инспекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot