news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суд элеккеге депутатны 12 млн сумлык ике фатирыннан мәхрүм итте

Чирмешән районының Яңа Кәди авыл җирлегенең элеккеге депутаты Илнар Җамалетдинов һәм аның хатынының ике фатиры дәүләт милегенә әйләндерелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

2021-2023 елларда Җамалетдинов һәм аның хатыны Казанда кредитка 12 млн сумлык ике фатир сатып алганнар. Ир белән хатынның кредиты кыска вакыт эчендә һәм аларның рәсми керемнәреннән артык күләмдә түләнгән.

Чирмешән районы прокуратурасы судка тиешле дәгъва биргән, ведомство таләпләре канәгатьләндерелгән. Суд карары законлы көченә кергәннән соң прокуратура аның үтәлешен контрольдә тотачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot