news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суы санитария нормаларына туры килмәгән пляжлар исемлеге яңартылды

Татарстанда сулары гигиена таләпләренә туры килмәгән алты пляжны атадылар. Алар - Казанның «Локомотив», «Түбән Елга аръягы» һәм «Зур Аккош күле» пляжлары. Моннан тыш, Зәй шәһәренең Зәй-2 микрорайоны пляжлары, Мөслимдә Ык елгасы буендагы пляж һәм Әлмәттә «Пляж» туристик-рекреацион зонасы таләпләренә туры килми.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) шулай ук Татарстанда ял итү һәм коену өчен имин пляжлар исемлеген тәкъдим итте. 2025 елның 8 августына сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре түбәндәге пляжларда гигиена таләпләренә туры килә:

• Казанда «Тирән күл» пляжы;

• Казанда «Комсомольский» пляжы;

• Лаешта «Кама диңгезе» пляжы;

• Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы «Кама» шәһәр пляжы;

• Нурлатта «Кондырча» паркы пляжы;

• Мамадыш шәһәренең «Нократ» пляж комплексы;

• Кама Тамагында «Җәй» пляжы;

• Чистайда «Юность» пляжы;

• Чистай районының Каргалы авылында «Кизләү» күле буендагы пляж;

• Чаллы шәһәре пляжы;

• Лениногорск шәһәре пляжы;

• Тәтеш шәһәре пляжы;

• Алабуга шәһәре пляжы;

• Әлки районы Сиктермә авылы пляжы;

• Әлки районының Базарлы Матак авылы пляжы;

• Бөгелмә шәһәренең «Аквапарк» пляжы;

• Яшел Үзән шәһәре пляжы;

• Алексеевск шәһәренең Гагарин урамындагы пляж;

• Буа районының Карлы авылында актив ял итү зонасы белән пляж;

• Минзәлә шәһәр пляжлары - Минзәлә елгасының уң һәм сул ягы.

news_right_1
news_right_2
news_bot