news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда су коенырга ярамый торган пляжларны атадылар

Татарстанда берничә пляждагы су гигиена таләпләренә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Микробиологик күрсәткечләр буенча Казандагы «Комсомольский», «Зур Аккош күле», «Локомотив» һәм «Түбән Заречье» пляжлары, шулай ук Бөгелмә һәм Мамадыш шәһәр пляжлары нормаларга туры килми.

«Мондый сулыкларда су коенырга киңәш итмибез. Тикшерүләр буенча без башкарма хакимият органнарына хәбәр җибәрәбез. Алар аншлаглар – коенуны тыю турында махсус билгеләр куярга тиеш», - диде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot