news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда су коенырга ярамый торган биш пляжны атадылар

Татарстанда су коенырга ярамый торган биш пляжны атадылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Рекреация урыннарында соңгы мәртәбә сулыкларны тикшерү күрсәткәнчә, Татарстандагы биш пляж гигиена таләпләренә туры килми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казандагы «Түбән елга аръягы», Чаллыдагы һәм Әлмәттәге шәһәр пляжлары, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендәге «Аквапарк» пляжы, шулай ук Мөслимдәге «Кояшлы Ык» яр буе микробиология күрсәткечләре буенча тикшерүне уза алмаган.

Бу атнада санитария табиблары паразитология, вирусология һәм санитария-химия күрсәткечләре буенча гигиена нормаларына туры килмәгән су үрнәкләре ачыкламаган.

«Район администрацияләренә, җаваплы юридик затларга су коену тыелу турында аншлаглар кую тәкъдиме җибәрелде. Су сыйфаты гигиена нормаларына туры килмәү сәбәпле, Роспотребнадзор бу урыннарда су коенырга киңәш итми», – диделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot