Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда су коенырга яраклы җиде пляжның кайсы районнарда булуы әйтелде
Татарстандагы 24 пляжның 7се генә ял итәргә яраклы. Әлегә бу исемлеккә Татарстан башкаласы керми – Казанның бер генә пляжында да су коену куркынычсыз булуын раслаган рөхсәт кәгазе юк.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Ул бүгенге көндә Зәй, Буа, Бөгелмә, Алабуга районнарында – пляжлар, Түбән Кама һәм Чаллыда – шәһәр пляжлары, Чистайда «Юность» пляжы су коенырга яраклы дип табылганын һәм ул пляжларга халыкны кабул итүгә рөхсәт бирелгәнен әйтте.
«Исегезгә төшерәбез, пляж санитар-эпидемиологик нәтиҗә алганнан соң гына файдалану өчен куркынычсыз», – дип искәртте Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз