news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда су коену өчен 45 пляж әзер

Татарстанда су коену өчен инде 45 пляж ачылды, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми пляжларда гына су коенырга рөхсәт ителүен искәртә. Үз тормышыңны куркыныч астына куярга ярамый.

13 июньгә Татарстанда 54 пляж декларацияләнгән. 41 муниципаль пляж бар, 2 пляж шифаханә территориясендә, 2се студентлар лагерьлары территориясендә, тагын 6сы ял базалары территориясендә, 3се балалар сәламәтләндерү лагерьлары янында җиһазландырылган.

Хәзерге вакытта 45 пляж эшли. 35е муниципаль пляж санала, 2се санаторий территориясендә, 6 ял базасы территориясендә, 1се студентлар лагеры территориясендә, 1се балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә урнашкан.

Исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot