Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда су коену өчен куркыныч булган алты пляжны атадылар
Казандагы Тирән күл һәм Зур Аккош күлендә, Яшел Үзәндәге, Әлмәттәге, Зәйдәге һәм Мөслим районнарындагы пляжларда су коенмау хәерле.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстандагы алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килмәү факты ачыкланган.
«Бүгенгә алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәү факты ачыкланды. Халыкка бу пляжларда су коенмаска киңәш итәбез», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Любовь Авдонина су коену өчен куркыныч булган урыннарны атады. Болар: Казандагы Тирән күл һәм Зур Аккош күле. Шулай ук Яшел Үзәндәге, Әлмәттәге, Зәйдәге һәм Мөслим районнарындагы пляжларда су коенмау хәерле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз