news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларны атадылар

Минзәлә районының Җәмәк, Наратлы-Кичү, Исәнгөл авылларында су басу куркынычы бар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында су басу куркынычы янаган авылларны атадылар.

Минзәлә, Тукай һәм Актаныш районы вәкилләре видеоконференция аша районнардагы вазгыять турында сөйләде.

«Җәмәк, Наратлы-Кичү, Исәнгөл авылларына су басу яный. Суүткәргечләрнең йөз сиксәне чистартылган, йөзен чистартасы калды», — диде Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итүенчә, Зур Шилнә авылына су басу куркынычы яный. «Бу авылның 34 торак йорты су басу мөмкин булган зонага керә. Көзен елганы куаклардан чистарту эшләре алып барылды», — диде ул.

Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов сүзләренчә, районның Аеш, Яңа Байсар, Аккүз авыллары янындагы Сөн һәм Биҗады елгаларында су ташу куркынычы бар, әмма әлеге елгаларны контрольдә тотабыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100