Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда студентлары булган күп балалы гаиләләр социаль ярдәм чаралары алачак
Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары киңәйтелә. Аңа 23 яшькә кадәрге студент балалары - алар көндезге бүлектә укыган очракта - булган гаиләләр дә исәп тота алачак. Моннан тыш, күп балалы гаилә статусының срогы чикләнмәячәк. Депутатлар ТР Дәүләт Советының 52нче утырышында шул хактагы закон проектын кабул итте.
Республика закон проекты нигезендә, «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы законга һәм ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 23 гыйнвардагы Указына бәйле рәвештә әзерләнгән, диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Указ нигезендә, Россиядә күп балалы гаиләнең бердәм статусы билгеләнде. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә санала. Аның статусының срогы чикләнмәячәк», - дип өстәде спикер.
Татарстанда әлегә 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк баласы - моңа уллыкка алынганнары да керә – күп балалы гаилә санала. Шул ук вакытта, иң олы бала 18 яшькә җиткәч, күп балалы гаилә статусы гамәлдән чыгарыла иде.
«Указ нигезендә, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары олы баласы 18 яшькә яки көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә җиткәнче тәкъдим ителергә тиеш», - дип искәртте министр.
Зарипова билгеләп үткәнчә, закон 226 мең балага һәм аларның 98 мең ата-анасына кагылачак. Социаль ярдәм күрсәтеләчәк гаиләләр саны 40 процентка арта. Бу республика бюджетыннан 389 миллион сумнан артык күләмдә өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз