Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда студентларның стипендиясен 2,2 меңгә кадәр арттырырга телиләр
Татарстанда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укучы студентларның стипендиясе 2 263 сум булырга мөмкин. Бу ставка 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Шулай ук бу документ буенча, 2026 елның сентябренә кадәр аспирантурада, ординатурада укучылар һәм ассистент-стражерлар 3 093 сум күләмендә стипендия алырга мөмкин. Фәнни тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә дәүләт оешмасы аспирантларына 8 384 сум түләячәкләр.
Урта звено белгечләре әзерләү программасы буенча укыган студентлар 824 сум стипендия алырга мөмкин.
2028 елга бакалавр, белгечлек һәм магистр дипломына ия булучыларга 2 546 сум, ә аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга 3 480 сум стипендия түләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз