news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өстенә футбол капкасы төшеп бала имгәнгәч, прокуратура тикшерү оештырган

Түбән Кама стадионнарының берсендә 10 яшьлек малайның баш мие имгәнә.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Өстенә футбол капкасы төшеп 10 яшьлек мәктәп укучысы имгәнүе буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тикшерү оештырган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча үткәрелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хәл 7 октябрь көнне кичен була. Түбән Кама стадионнарының берсендә малайның баш мие имгәнә. Баланы медицина учреждениесенә китерәләр һәм ярдәм күрсәтәләр.

Тикшерү барышында, бу хәлнең нечкәлекләре, сәбәпләре ачыкланачак. Шулай ук, хокук саклаучылар спорт-физкультура хезмәтләре күрсәтелгәндә закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Күзәтчелек оешмасы тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк. Баланың имгәнүе буенча башлангыч тикшерү үткәрү Татарстан прокуратурасы контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot