Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Узган ел дәүләт һәм муниципаль архивлар гражданнар һәм оешмаларның 119 мең гаризасын кабул итте, ди министр Тимур Зарипов.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда 15 гыйнвардан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген шул хакта хәбәр итте.
“15 гыйнвардан дәүләт архивыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне Татарстан дәүләт хезмәтләре порталыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Без аларны сайладык, алар аеруча популяр. Статистика буенча, узган ел республика дәүләт архивыннан бирелгән белешмәләрнең 90 процентлабы әлеге өлкәгә кагыла”, - дип билгеләп үтте эксперт.
Белешмәләр 21 эш көне дәвамында бирелә. Кирәк булган очракта, бу вакыт 30 көнгә кадәр озайтылырга да мөмкин. Белешмәләрне электрон һәм кәгазьдәге формасында күпфункцияле үзәктә , архив идарәсендә яисә Россия почтасы аша алырга була. Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталында башка төр белешмәләрне дә бирәчәк. Дәүләт архивыннан кәгазь формасындагы белешмәләр дә түләүсез бирелә.
Архив белешмәләре пенсиягә чыкканда яисә хезмәт кенәгәсен кабаттан булдырганда кирәк була. Узган ел дәүләт һәм муниципаль архивлар гражданнар һәм оешмаларның 119 мең гаризасын кабул иткән.
Дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә гамәлгә кертү – Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанда тормышка ашырыла торган стратегик башлангычы ул.
Дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырта һәм халык белән дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлегендә төрле дәрәҗәдәге бурычларны оператив төстә чишү мөмкинлеген бирә. 2017 елда Владимир Путин икътисадның һәм дәүләт идарәсенең барлык тармакларын цифрлаштыру буенча генераль бурычларны билгеләде. Президент күрсәтмәсе буенча, нәкъ менә цифрлашкан икътисад дәүләт идарәсендә, икътисадта, бизнес, социаль өлкәдә һәм җәмгыятьтә системаны үстерүнең яңа нигезе булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз