Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өстәмә сайлауларда катнашучылар саны арта бара
Чаллыда сайлаучыларның – 8 процентка якыны, Казанда 5 проценттан артыгы тавыш биргән.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда өстәмә сайлауларда катнашучылар саны 12.00 сәгатьтә 16 проценттан артып китте. Республикада теркәлгән 166 мең 818 сайлаучының 27 мең 163е тавыш биргән инде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тавыш бирүнең барышын кандидатлар, сәяси партияләр, ТР Иҗтимагый палатасы һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары арасыннан киңәш хокукына ия 653 кеше күзәтә. Хәзерге вакытта Чаллыда сайлаучыларның – 8 процентка якыны, Казанда 5 проценттан артыгы тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз