news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өстәмә сайлаулар узды

Өстәмә сайлауларда 2 мең 229 кеше катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 59,25 проценты.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.

Өстәмә сайлауларда 2 мең 229 кеше катнашты. Бу – исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 59,25 проценты. Азнакай, Яшел Үзән, Кукмара, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Сарман һәм Ютазы районнарында сайлаулар барлык 14 бермандатлы округта да узган. Барлыгы 1 мең 706 сайлау участогы эшләде.

Нәтиҗәдә, «Бердәм Россия» партиясе – 12, «Гадел Россия» фиркасе – 1, «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте 1 мандатка ия булды.

Сайлауларның барышын 1200дән артык кеше – киңәш хокукына ия комиссия әгъзалары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, күзәтүчеләр, шул исәптән Пермь крае, Мордовия, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Волгоград өлкәләре вәкилләре күзәтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100