news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда спортның пляждагы төрләрен үстерергә ниятлиләр

Республикада спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әзерләнә, Спорт үзәген төзү мәсьәләсе карала.

Татарстанда спортның пляждагы төрләрен үстерергә ниятлиләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әзерләнә, махсуслаштырылган Спорт үзәге төзү мәсьәләсе карала. ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта проект өчен финанс чыганаклары эзлибез, дип искәртте Миңгулов.

Татарстанда шулай ук өсте ябулы Спортның пляждагы төрләре үзәген төзү күздә тотыла. Анда пляж гандболы тәкъдим ителәчәк.

24-29 июльдә Казанда пляж гандболы буенча VIII дөнья чемпионаты уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot