news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда спорт министрының яңа урынбасары билгеләнде

Илдар Садриев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү образын формалаштыру идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.

Татарстанда спорт министрының яңа урынбасары билгеләнде
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Илдар Садриев Татарстан спорт министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Илдар Садриев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү образын формалаштыру идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.

Илдар Зөфәр улы Садриев 1979 елның 3 сентябрендә Яшел Үзәндә туган. 2001 елда дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджер белгечлеге буенча Саратов шәһәренең П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе, «Атлашкино» спорт-сәламәтләндерү комплексы башлыгы булып эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot