news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда спорт мәктәпләре хезмәткәрләренә өстәмә түләү шартлары үзгәрде

Татарстанда өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартлары турындагы нигезләмә үзгәртелде. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Үзгәрешләр стимуллаштыру характерындагы түләүләрнең бер өлешенә кагыла. Югары сыйфатлы укыту-күнекмә процессын тәэмин иткән өчен педагогларга өстәмәләр түләгәндә, алар тәрбияләгән укучыларның Россия беренчелекләрендә дүртенче урыннар алуы исәпкә алынмый башлады.

Моннан тыш, хәзер бу өстәмәләрне исәпләгәндә укучыларның бөтенроссия спорт мәктәпләре ярышларында ирешкән уңышлары каралмый.

Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100