news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда спорт һәм сәламәтлек декадасы көтелә

80 меңнән артык кеше катнашында 185ләп массакүләм спорт чарасы узачак.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яңа 2018 елның беренче ун көнендә Спорт һәм сәламәтлек декадасы узачак. Аның кысаларында, 1-8 гыйнвар көннәрендә, кышкы спорт төрләрен, сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру максатларында, республиканың төрле халык категорияләре өчен массакүләм спорт чараларын оештыру ниятләнә. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итә.

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Татарстанның барлык шәһәр-районнарында төрле спорт төрләре буенча беренчелекләр, шахмат, шашка, волейбол, өстәл теннисы, башка популяр спорт төрләре буенча ярышлар үткәреләчәк. Шулай ук, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру буенча чаралар да көтелә. Хоккей буенча “Золотая шайба” ярышлары да узачак.

Владимир Леонов әйтүенчә, барлыгы 185ләп массакүләм спорт чарасын уздыру планлаштырыла, аларда 80 меңнән артык кеше катнашыр дип ниятләнә.

Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында тимераякта шуу өчен шугалаклар, чаңгы трассалары ачык булачак. Спорт инвентарен прокатка да алып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100