news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы “МегаФон” ярдәмендә дәвам итә

Казанда дөнья чемпионы Айрат Хамматов призына бокс буенча VII Бөтенроссия турниры башланды

(Казан, 9 октябрь, “Татар–информ”). Казанда дөнья чемпионы Айрат Хамматов призына бокс буенча VII Бөтенроссия турниры башланды.
Ел саен үткәрелүче турнирны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татарстан Республикасы Бокс федерациясе оештыра. Турнирның рәсми партнеры – “МегаФон” гомумроссия кәрәзле элемтә операторы.
Искәртеп узабыз, Олимпия резервындагы балалар–яшүсмерләр мәктәбендә узачак ярышларда Идел буеның 11 төбәгеннән килгән 60 тан артык боксчы катнаша. 1989 елгы СССР җыелма командасы спортчылары турнирның мактаулы кунаклары булачак.
“Без Татарстанда зур спорт чаралары: айкидо, хоккей, йөзү буенча ярышларга даими ярдәм күрсәтеп киләбез, ә быел республика балалар йортлары һәм интернатларында тәрбияләнүчеләр арасында мини–футбол буенча Бөтенроссия турнирын оештырдык, – дип ассызыклады “МегаФон” ААҖнең ТР буенча төбәк бүлеге директоры Игорь Азуров. – Бокс 2013 елда Казанда узачак Универсиада программасына кертелде, шулай булгач әлеге турнирда аның булачак призерларын һәм чемпионнарын күрә алуыбыз ихтимал”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100