Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда спорт комплексында ял иткән кыз һәлак булган
Алабуга кызы Зәй төбәгендә үлемен тапкан
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). 6 февраль көнне көндез Зәй районының Федотово авылындагы “Федотово” спорт комплексында “банан”да шуган чакта Алабуганың 19 яшьлек кызы һәлак булган. Тикшерү версиясе буенча, снегоход һәм аңа тагылган “банан” юлның карлы турысында читкәрәк китә һәм артта утырган кыз ут баганасына бәрелә. Нәтиҗәдә, тәне имгәнгән кыз шунда ук җан бирә.
Әлеге хәл буенча Россия Тикшерү комиттетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Зәй районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче өлешендә каралган билгеләр буенча (“Саксызлык аркасында кешене үлемгә китерү”) җинаять эше кузгаткан, дәлилләр туплауга һәм аларны ныгытуга юнәлтелгән тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комиттетының ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз