Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче балалар саны артты
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче балалар саны артты
(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанның 140 балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 103 меңнән артык бала шөгыльләнә, бу узган елгы белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Агымдагы елда республикада җиде яңа спорт мәктәбе ачылган – Баулыда, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Түбән Кама, Казан һәм Чаллыда. Әлеге саннар ТР Министрлар Кабинеты каршындагы халыкка гигиеник белем һәм тәрбия бирү буенча ведомствоара Совет утырышында яңгырады.
«Татар–информ» агентлыгына ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физик–сәламәтләндерү эше бүлеге башлыгы Светлана Никифорова хәбәр итүенчә, бүген республиканың балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 57 спорт төре буенча шөгыльләнәләр, футбол, чаңгы ярышлары, волейбол, милли көрәш һәм баскетбол аеруча популяр. Агымдагы елда махсуслаштырылган учреждениеләрдә өстәмә 164 тренер–укытучы ставкасы, тору урыннары буенча балалар белән эшләү өчен 116 һәм республиканың авыл районнарында 62 ставка кертелгән. Республиканың барлыгы 226 яшүсмерләр клубында спорт белән 43 мең кеше шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз