news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнен билгеләп үтәчәкләр

16 майда СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгендә ВИЧ-инфекциядән бушлай аноним тестлаштыру үткәрелә

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Нина Нарыкова). Бүген СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгендә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды. Чара Татарстанда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган акция башлануын аңлата.
Әлеге дата дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан 1983 елдан башлап майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне 16 майга туры килә. Россиядә аңа 10 майда ук әзерләнә башладылар. Хәзерге вакытта бөтен ил буенча ВИЧ/СПИД проблемаларын тикшерүче белгечләр, шулай ук бу проблемага битараф булмаган һәм аның һәркемгә кагылуын аңлаган кешеләр катнашында чаралар уза. Акция кысаларында зур экраннарда әлеге авыруны профилактикалау буенча видеороликлар һәм фильмнар күрсәтәләр.
Бүген кич “Кырлай” күңел ачу паркында Казанның танылган рок-коллективлары чыгыш ясаячак. Республика иҗтимагый оешмаларында катнашучылар тамашачыларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк, аларга буклетлар өләшәчәк.
16 майда СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгендә (Вишневский урамы, 2А) теләгән һәркемне ВИЧ-инфекциядән бушлай аноним тестлаштыру үткәрелә. Бирегә килүчеләр шулай ук белгечләрдән консультация дә ала алачак. “Тестлаштыруның нәтиҗәләре дүшәмбе көнне үк билгеле булачак”, - дип хәбәр итте СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта СПИД-үзәккә аноним тикшеренү узарга килүчеләр әлләни күп түгел – аларның саны аена 40 кешедән артмый. Татарстанда 350 кешенең берсе куркыныч вирус йөртә. “XXI гасыр чумасы” йоктырган кешеләр саны ел саен арта бара.
Үзәктә искәртүләренчә, әгәр анализ нәтиҗәләре уңай икән, куркуга төшәргә кирәкми. Пациентка төгәл диагноз кую өчен вакыт кирәк. ВИЧ һәм башка авырулардан анализ тапшырырга теләүчеләрне үзәктә эш көннәрендә көтеп калалар. Тикшерү бушлай үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100