news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда спектакль премьераларын онлайн карау бәясе 100 сумнан артмаячак

Татарстанда яшәүчеләр өчен спектакль һәм концертларның барлык язмалары бушлай булачак.

Татарстанда спектакль премьераларын онлайн карау бәясе 100 сумнан артмаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда яшәүчеләр өчен спектакль премьераларын онлайн-трансляцияләү бәясе 100 сумнан артмаячак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте.

«Чыгышларның язмалары бушлай булачак. Ә премьераларның туры трансляциясе 100 сумнан артмаска тиеш. 20, 30, 50 сум тирәсе булыр. Болай акча эшләргә мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлыйбыз, бу безнең өчен сынау проекты. Тамашачыга спектакльне онлайн режимында каравы ни дәрәҗәдә кызык булыр, шуны аңларга телибез», — дип искәртте министр.

Камал театры 6 апрельдән онлайн-трансляцияләр сезонын ача. Карантин кертелүгә бәйле рәвештә, театрда 19 марттан 15 апрельгә кадәр билгеләнгән спектакль һәм концертларның берсе дә куелмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot