Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соя мәйданнарын арттырырга ниятлиләр
Терлекчелектә югары аксымлы азык буларак бу культураның перспективасы бик зур, ди белгечләр.
Татарстанда соя культурасы мәйданнарын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында семинарда фикер алышалар.
Институт җитәкчесе Рөстәм Низамов әйтүенчә, Татарстанда соя мәйданнары 4900 гектар тирәсе, елдан ел арттыру планлаштырыла. «Киләсе берничә ел эчендә 2-3 тапкыр артыр дип ышанып калабыз. Терлекчелектә югары аксымлы азык буларак бу культураның перспективасы бик зур», – диде ул.
Рөстәм Низамов сүзләренчә, безнең республикада күбесенчә Самара селекция сортлары, шулай ук Татарстан институтының «Миләүшә» исемле яңа сорты игелә, чит ил сортлары да бар. Татарстан селекционерлары чыгарган сортларның мәйданнары елдан ел киңәя баруын әйтте.
«Хәзерге икътисади шартларда мәйданнарын арттырырга кирәк. Сояны, маен алганнан соң, сыгынтысын терлеккә азык итеп кулланалар, аның бәясе соңгы вакытта 50-60 сумнан 80-90 сумга кадәр күтәрелеп китте. Татарстанда, Россиядә мәйданнары арта икән, бу мәсьәләдә эш җиңеләячәк», – дип әйтте институт җитәкчесе «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рөстәм Низамов әйтүенчә, соя мае күпмедер күләмдә кондитер эшләнмәләрендә кулланыла, шулай ук, кибетләрдә соя сөтен дә күрергә була.
Соя үстерү белән Буа, Чистай, Әлки, Нурлат, Алексеевск районнары шөгыльләнә. Бүгенге семинарга төньяк районнардан да белгечләр килгән. «Аларның да бу культураны игәргә ниятләре бар. Соя җылы ярата торган культура, төньяк районнарда җылы җитешмәскә дә мөмкин, ләкин без Татарстанга яраклы сортлар чыгарабыз», - диде институт җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз