news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Сovid-19 белән авыручылар саны кабат артты

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның тагын 69 очрагы расланган - алдагы көнгә караганда дүрткә күбрәк. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

20 кеше хастаханәгә салынган, 59 кеше сәламәтләнгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 194 418 инфекция очрагы теркәлгән, 191 828 кеше терелгән. Узган тәүлектә үлүчеләр саны үзгәрмәгән.

Узган көнне Россия буенча 5914 инфекция очрагы ачыкланган, 5154 пациент терелгән. Вирустан 40 кешенең үлүе хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot