news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соцпакеттан баш тартучылар саны 2 процентка кимегән

Фәридә Яркәева акча яки социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаганчы яхшылап уйларга киңәш итте.

Татарстанда соцпакеттан баш тартучылар саны 2 процентка кимегән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның беренче яртыеллыгында социаль хезмәтләр пакетыннан баш тартучылар саны кимегән. Узган елның 1 октябренә аларның саны 66,1 процент тәшкил иткән булса, бүген ул 64 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

Күрсәткеч уңай якка үзгәрүдә ул журналистларның да өлешен билгеләп үтте. “Бу халыкның сезнең сүзгә ышанычы барын күрсәтә. Рәхмәт сезгә! Без ташламалы даруларның әһәмиятен халыкка җиткерә алдык”, - диде. Чагыштыру өчен, ул Россиядә соцпакеттан баш тартучылар 79 процент тәшкил итүен әйтте.

Фәридә Яркәева акча яки социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаганчы яхшылап уйларга киңәш итте. “Бүген медицина мөмкинлекләре чыннан да зур. Пациент кайбер даруларны үзе сатып та ала алмас иде, аларның бәясе берничә меңгә, хәтта берничә миллион сумга җитәргә мөмкин. Мәсәлән, онкогематология авыруларын дәвалау буенча еллык курс бәясе хәтта 6 млн сумга җитәргә мөмкин”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген исемлектә 400ләп ташламалы дару бар. Соцпакеттан баш тартучыларга аена 863 сум акча түләнә, ләкин Фәридә Яркәева бу акчага кызыгырга кирәкмәгәнлеген искәртте. Юкса, акча файдасына гариза язгач, кинәт җитди авыру килеп чыгып, кыйбатлы дарулар кирәк була калса, карарны ел агымында үзгәртеп булмаячак.

Киләсе елга соцпакетка хокукны кайтару өчен быел 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды бүлегенә гариза язу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot