news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнгән

Хәзер юлда йөрү билеты өчен аена 547 сум түләргә кирәк.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда социаль юл йөрү билетының бәясе арткан. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Аның бәясе 21 сумга арткан. Шулай итеп юлда йөрү билеты өчен аена 547 сум түләргә кирәк. Балалар өчен юл йөрү билетлары 13 сумга арткан һәм хәзер 333 сум тора.

Карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.




news_right_1
news_right_2
news_bot