Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ярлылык дәрәҗәсе 7,2 проценттан артмый
Республика 1,3 млн кеше өчен 84 төрдәге социаль ярдәм чарасын гамәлгә ашыра.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе түбән. Ул 7,2 процент яки 280 мең кеше дип исәпләнә. Россия шәһәрләре белән чагыштырганда, республика әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, икенче урынны алып тора, Бу гомумроссия дәрәҗәсендә 12,6 процент яки 18,5 млн кеше дигәнне аңлата. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«2018 елдан башлап республика гражданнарның реаль керемнәрен үстерү, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкырга киметү буенча 2024 елга кадәр социаль-икътисадый үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән сынау проектларын гамәлгә ашыручы төбәкләр арасына керде», — дип искәрттеләр ведомствода.
Татарстан илдә социаль ярдәмнең төбәк программаларын гамәлгә ашырганда, мондый ярдәм күрсәтүнең адреслы юнәлешен сайлап эш иткән төбәкләрнең иң беренчесе булды. Социаль түләүләрнең төбәк системасы 84 социаль ярдәм чарасын, шул исәптән 330 мең кешегә күрсәтелә торган федераль ярдәмнең 31 төрен һәм 1 млн 20 мең кешегә күрсәтелә торган республика чараларының 53 төрен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз