Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда социаль ярдәм алучылар саны 65 процентка җиткән
1,3 млн кеше электрон юл белән гариза язып, әлеге ярдәмне алган.
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда социаль ярдәм алу өчен гаризаны электрон юл белән бирүчеләр саны 1 млн 333 мең 172 гә җиткән. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, гаризаларны беренче тапкыр 2015 елның февраль аенда бирә башлаганнар һәм ул күрсәткеч 106 ны тәшкил иткән. 2015 ел азагына бу күрсәткеч 154 369 га җиткән. Бер сүз белән әйткәндә,социаль ярдәм алу өчен гаризаны электрон юл белән бирүчеләр саны 62 процент булган. 2017 елда бу күрсәткечне 70 процентка җиткерү планлаштырыла.
Шуны да әйтергә кирәк, 6 яшькә кадәр балалары булган күп балалы гаиләләргә дарулар өчен субсидия түләү; күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл хакы өчен субсидияләр; күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәт өчен түләүгә субсидияләр; балалар бакчасына йөргән өчен компенсация; физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалы субсидияләр билгеләү; балага айлык пособие билгеләү; пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган юл хакын билгеләү хезмәтләре тулысынча электрон вариантка күчерелгән.
Сүз уңаеннан, адреслы социаль ярдәм алучылар саны,2015 ел белән чагыштырганда былтыр 22 проценттан 65 процентка җитеп, 1,1 млн кешене тәшкил иткән. 2015 елның гыйнварына бу күрсәткеч 365,7 мең булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз