news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Социаль яклау министрлыгы бинасында капиталь ремонт була

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасына капиталь ремонт 101 млн сумга якын булачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасының төзелеш-монтаж эшләренә һәм якын-тирә территориясен төзекләндерүгә 101 млн сум акча тотылачак. Капиталь ремонт халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып башкарылачак. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Бинада инженер-техник челтәрләрне һәм фасадларны ремонтлыйлар, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен керү мөмкинлеген оештыралар», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Капиталь ремонттан соң Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасында инвалидларга беренче катта гына хезмәт күрсәтеләчәк, аларга парковка өчен аерым урыннар каралачак. Шулай ук капиталь ремонтка электромонтаж, бизәү һәм гомумтөзелеш эшләре дә кертелгән. Гомуми мәйдан 5,7 мең квадрат метр тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100