news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль учреждениеләрне Интернетка тоташтыруның беренче этабы тәмам

Өч елда «Таттелеком» республикада барлыгы 1913 объектны Интернет челтәренә тоташтырырга ниятли.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, «РФ Цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында, социаль учреждениеләрне Интернет челтәренә тоташтыруның беренче этабы төгәлләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев әйтте.

Илкүләм программаның «Мәгълүмати инфраструктура» проекты кысаларында 566 социаль объект Интернетка тоташтырылган. Җепселле-оптик элемтә линияләрен кулланып, бу эшне «Таттелеком» җәмгыяте гамәлгә ашыра. Оешманың генераль директоры Айрат Нуретдинов сүзләренчә, 2021 елга кадәр 741 торак пунктта 1913 социаль объектка җепселле-оптик элемтә линияләре төзеләчәк.

Шулар арасында, 721 мәгариф оешмасы, 605 ФАП, 415 дәүләт хакимияте органнары, 82 МЧС объекты һәм башкалар.

«Россия Федерациясе территориясендә Цифрлы икътисад» программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Бу программа төп 5 проекттан тора. Цифрлы дәүләт идарәсе, цифрлы инфраструктура, цифрлы технологияләр, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы икътисад. Биш елга исәпләнгән программаның бюджеты 1 трлн 600 млрд сум», — диде Альберт Яковлев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100