news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзелеше программасы тәмамланды

2018 елда республикада авыл клублары, ФАП, спорт мәйданчыклары төзеделәр, хастаханәләрне ремонтладылар.

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзелеше программасы тәмамланды
архив tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзелеше программасы тәмамланды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

2018 елда Татарстанда 28 авыл клубы төзелгән, ТР Министрлар Каинеты Баш ветеринария идарәсенең 27 учреждениесе һәм ТР Авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 19 идарәсе капиталь ремонтланган.

Моннан тыш, республика районнарында җирлек башкарма комитетларының яңа ун бинасы, 44 ФАП һәм 11 модульле табиб амбулаториясе төзелде. Шулай ук 7 хастаханә һәм медицина ярдәме станцияләре ремонтланды.

Быел Татарстанда күпсанлы спорт объектлары төзеделәр. 96 универсаль спорт мәйданчыгы, 8 бассейн, 16 модульле чаңгы базасы һәм 5 универсаль спорт залы турында сүз бара.

Республиканың барлык районнары белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot