news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү буенча быелгы дүрт программа тәмамланган

11 ноябрьгә 1 млн 929,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә киңәшмәне хезмәтне саклау мәсьәләсеннән башлады. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1398 тикшерү уздырылган, 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. 2016 ел башланганнан бирле хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан өч оешма буенча административ материаллар суд органнарына җибәрелгән. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 734 әгъзасына карата тикшерү уздырылган.

2016 елның 11 ноябренә республикада 1 млн 929,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, дип белдерде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 234,3 мең кв. метр булган 4204 фатирлы 126 йорт файдалануга тапшырылды. 2016 елга объектларны тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән исемлек нигезендә ел азагына кадәр гомуми мәйданы 279,6 мең кв. м булган 5220 фатирлы 109 йорт эксплуатациягә кертелергә тиеш.

2016 елга аренда торагы төзү программасы буенча пландагы объектлар төгәлләнәчәк һәм эксплуатациягә тапшырылачак. 2016 елның 11 ноябренә 30 йортка кешеләр күчкән инде (мәйданы – 21,2 мең кв. метр).

Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм аларга тиңләштерелгән затлар өчен торак төзү программасы турында җентекләп сөйләде. Мондый балаларга торак Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы белән ТР ДТФ арасында төзелгән контрактта ятим балалар өчен 311 торак урыны бирү каралган. 130 торак урыны Татарстан Республикасы милекчелегенә сатып алынган һәм ятим балаларга яллау шартанамәсе буенча тапшырылган. Тагын 181 торак урынын 1 декабрьгә кадәр бирү планлаштырыла.

2016 елның 11 ноябренә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча рәсмиләштерелгән 42 сертификаттан 30 сертификат реализацияләнгән.

Моннан тыш, 2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2016 елда 99 йорт тапшыру планлаштырыла, шуларның 66сы файдалануга тапшырылган. Бүгенгә 33 күп фатирлы инвестицион йорттан 28е әзер диярлек; 5 йорт – уртача әзерлектә.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) пландагы 9 000 йорттан 8150 йорт гамәлгә кертелгән, тагын 850 йортны тапшырасы калган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100