news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль өлкә объектларында капиталь ремонт дәвам итә

Эш барышы турында республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов сөйләде.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов социаль өлкә объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 25 июньдә Казанда эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин булды. Аның катнашындагы чаралар кысаларында федераль дәрәҗәдә әзерләнгән һәм төзелеш тармагына кагылышлы мөһим карарлар яңгырады.

Алар арасында - төзелеш тармагында административ каршылыкларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар, Үз-үзен көйләүче оешма чараларын куллану мөмкинлеге, ташламалы ипотека буенча дәүләт ярдәме белән 6 миллион сумга кадәр яңа торак сатып алырга мөмкин (элек бәясе 3 млн сумга кадәр иде).

Фәрит Хәнифов 41 муниципаль районда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1 064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылуын искәртте (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).

26 июньгә булган мәгълүматлар буенча, гомуми белем бирү оешмаларына (барлыгы 172 объект) капиталь ремонт программасы буенча 34 объектта эшләр алып барыла. 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт барлык 3 объектта да алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 82 объектта капиталь ремонт эшләре бара, 5 объектта эшләр төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100