news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль өлкәләрдә ришвәтчелек күбрәк кылына

Быел Тикшерү комитеты 160тан артык җинаять эшен судка җибәргән.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың социаль өлкәләрендә ришвәтчелек күбрәк кылына. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Без быел 160тан артык җинаять эшен судка җибәрдек”, – диде РФ Тикшерү Комитетының Татарстан буенча идарәсенең процессуаль контроль бүлеге башлыгы Павел Каюмов. – Әгәр җинаятьчел эшчәнлек табылган эпизодларны алсак, бу – 550 җинаять дигән сүз.

Тикшерүче сүзләренчә, җәмгыятьнең социаль өлкәләрендә ришвәтчел җинаятьләр күбрәк кылына һәм мондый җинаять зур шау-шу тудыра.

“Бүгенге көндә без ТР медицина-социаль экспертиза хезмәткәрләренә карата эшне судка җибәрдек. Алар канун буенча инвалидлык алырга тиешле гражданга, комиссия вакытында ясалма киртәләр тудырып, акчалата бүләк бирдергә басым ясауда гаепләнә”, – дип билгеләп үтте ул.

Бүлек башлыгы икенче мисал итеп, Алабуга балалар йорты директорын китерде. Ул баланы уллыкка яки кызлыкка алучы гаиләләргә махсус курслар ачам дип (бала гаиләгә, яңа әти-әнисенә тизрәк ияләшсен өчен дәрес һәм тренинглар), 500 мең сумнан артыграк акча үзләштергән. Нәтиҗәдә, курс дигәне бары тик кәгазьдә генә калган.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда уртача ришвәт күләме арткан. Былтыр ул 120 мең сумны тәшкил итсә, быел 271 мең сумга кадәр җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100