news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль ипотеканы финанслау өчен 3,2 миллиард сумлык килешү төзелгән

Бу 2010 елгы план биременең 79 проценты дигән сүз

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүгенге көндә Татарстанда 2010 елда социаль ипотека программасын финанслау өчен предприятиеләр белән 3,2 миллиард сумлык килешү төзелгән. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев әнә шундый мәгълүматлар китерде.
А.Хамаев китергән мәгълүматлар буенча, 24 районда барлык предприятиеләр дә ТР Дәүләт торак фондына ирекле кертемнәр турында килешү төзегән. Кайбер районнарда килешүләрнең күләме план биременең 70 процентына да җитмәгән. Казан буенча килешүләр план биременең 89 проценты күләмендә төзелгән, әмма кайбер районнарда бу күрсәткеч 50 проценттан кимрәк.
Татарстандагы 83 зур предприятиенең 62 се килешү төзегән инде. 31 кече нефть компаниясенең 30 ы килешүгә кул куйган. Тулаем алганда, Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, план биременең 79 проценты күләмендә 3,2 миллиард сумлык килешү төзелгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, муниципаль берәмлек башлыкларына 2010 елда килешүләр төзү эшен 4 февральгә кадәр төгәлләргә кирәк, ул көнне ТР Дәүләт торак фондының попечительләр советы утырышы узачак. “Артта сөйрәлүче” район башлыкларын, шулай ук килешү төзүдән баш тартучы предприятие җитәкчеләрен Кремльдә узачак утырышка чакыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100