news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 4 мең 773 фатир тапшырылган

2016 ел азагына кадәр тагын 215,9 мең кв.м мәйданлы 4 мең 473 фатирга исәпләнгән 83 торак йорт тапшырылырга тиеш.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда хәзерге вакытка төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнде. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын төзекләндерү, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлде. Бу хакта бүген республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, Татарстанда 2016 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 2015-2020 елларга “Торак” программасында каралган гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар төгәлләнде.

Ул шулай ук төзелеш өлкәсендә хезмәтне саклау нормаларын үтәү турында да сөйләде. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башыннан хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга 497 карар чыгарылган. Алар буенча 18 млн 531 мең сум штраф түләнергә тиеш. Хезмәт законнарын кабат бозган өчен Дәүләт Хезмәт инспекциясе өч оешма буенча административ материалларны судка җибәргән, судта вазифаи затларны дисквалифицияләү турында һәм намуссыз подрядчылар эшчәнлеген туктату турында сорау каралачак.

Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, 9 декабрьгә республикада 2 млн 112,1 мең кв.м торак кулланышка кертелгән. Республиканың 24 муниципаль районда торакны гамәлгә кертү буенча эш дәвам итә.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 4 мең 773 фатирга исәпләнгән 272,2 мең кв.м мәйданлы 159 йорт кулланышка кертелгән. 2016 ел азагына кадәр тагын 4 мең 473 фатирга исәпләнгән 215,9 мең кв.м мәйданлы 83 торак йортны кулланышка кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытка шуңардан 39 объектта төзелеш тәмамланган, 43 объект югары дәрәҗәдә әзерлектә, урта дәрәҗәдә әзерлектә – 1 объект.

Ирек Фәйзуллин шулай ук ятим балалар һәм караучысыз калган балаларның торак белән тәэмин итү өлешендә хокукларын гамәлгә кертү буенча хәбәр итте. 9 декабрьгә Татарстанда 311 торак бинадан 290 торак бина ятим балаларга найм килешүе нигезендә тәкъдим ителгән. Тагын 21 торак бина 15 декабрьгә кадәр бирелергә тиеш. 

Илдар Халиков сүзләренчә, ятим балалар торак белән вакытында тәэмин ителергә тиеш.

Күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 42 сертификаттан 40ы гамәлгә ашырылган. 21 муниципаль берәмлектә чаралар төгәлләнгән.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча хәзерге вакытта 2016 ел азагына кадәр кулланышка кертергә планлаштырган 22 күпфатирлы торак югары дәрәҗәдә әзерлектә исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100