news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 34 йорт төзи башлаганнар

Хәзер республикада социаль ипотека буенча барлыгы 222 йорт торгызыла.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 34 йорт төзи башладылар, әлегә аларның әзерлеге түбән дәрәҗәдә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта республикада барлыгы шундый 222 йорт төзелә. 95 объект төзелеп беткән диярлек, 93 объект уртача әзерлектә, диде министр.

Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органына 2248 фатирлы 58 йорт буенча хисап тоткан. Аларның гомуми мәйданы 121,7 мең кв. м тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot